Иҗат һәрчак яхшыга өнди!

"КЫҢГЫРАУЛАР" ТҮГӘРӘГЕН
БИК ЯРАТЫП ЙӨРИБЕЗ.
МАТУР ИТЕП ӘСӘР ЯЗУ
СЕРЕНӘ ТӨШЕНӘБЕЗ.
Без
Урмышлы төп белем бирү мәктәбенең "Кыңгыраулар" әдәби түгәрәге.
Без мәктәбебезнең иҗат, тел-әдәбият белән кызыксынучы укучыларын берләштерәбез.
Максатыбыз
Туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт һәм
кызыксыну уяту. Язучыларыбызга, шагыйрьләре-безгә лаеклы алмаш тәрбияләү. Ватаныбызга тугъры хезмәт итү.
Шигаребез
Әдәбият, сәнгать, иҗат явызлыкны җиңә. Яхшылык эшләргә, изге гамәлләр кылырга чакыра. Кешенең рухи дөньясын
баета.
Сайтыбызга рәхим итегез!
Мәктәбебездә "Кыңгыраулар" әдәби түгәрәге 1992нче елдан бирле эшләп килә. Түгәрәкне оештыручы һәм әйдәп баручы - татар теле, әдәбияты укытучысы Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы. Биредә укучылар иҗат итү серләре белән таныша; осталык дәресләре ала; шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр иҗат итә.
Түгәрәкнең "беренче карлыгачлары": Зиннур Шәрифуллин, Артур Хәбибуллин, Фиалка Кашапова, Ләйлә Минебаева,
Айгөл Хәбибуллина, Рузалия Машина һ.б. күптән инде мәктәпне тәмамладылар. Аларның балалары әти-әниләренең эзләрен дәвам итеп иҗат белән шөгыльләнәләр. Бүген түгәрәккә 20 артык укучы
йөри.
Әлеге сайт "Кыңгыраулар"ның иҗатына багышлана. Биредә Сез матур-матур шигырьләр, әкиятләр белән таныша аласыз.
ЯҢА ИСЕМНӘР

"Кыңгыраулар" әдәби түгәрәгендә яңа исемнәр - безгә башлангыч сыйныф укучылары да кушылды. Сайтның "Яңа исемнәр" бүлегендә Сез аларның беренче иҗат җимешләре белән таныша аласыз.
Без исә, яшь каләм тибрәтүчеләргә бары уңышлар, иҗади үрләр һәм иҗат чишмәләренең беркайчан да саекмавын телибез.
Уңышлар! Хәерле сәгатьтә!